Кичә Кама тамагының N3 ООО " Нармонка" филиалы базасында ТР авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә хәзерләнү буенча республика штабы утырышы булды.
Практика өлешендә семинарда катнашучылар Яңа Сала бригадасының машина – трактор паркын карадылар. Алар бар да инде эш башларга әзер.
Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында агымдагы елда техника үзгәреше турындагы программалар белән таныштырды. Кайбер транспортка газ бирүләре, аңа караган субсидияләр турында да сүз барды.
Техника бар районнарда да 8 нче апрельгә әзер булырга дигән йөкләмә алдылар.