Язгы республика балалар мәктәбе

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

23-27 нче март көннәрендә Мәгариф министрлыгының еллык планы нигезендә балаларга өстәмә белем бирү Үзәге “Костер” да Язгы республика балалар мәктәбе сменасы үтте.

Бу чараның кысаларында “Искиткеч вожатый” һәм “Минем инициатива” дигән  конкурсларның финалы узды.

Безнең районнан анда: Хөрматулин Вячеслав һәм Зверева Мария ( МБОУ «Верхнеуслонская СОШ»), Хузина Аида ( ГАОУ «Лицей Иннополис»), Титова Екатерина ( МБОУ «Татарско-Бурнашевская СОШ») барды.  Финалда катнашып Хурмәтуллин Вячеслав  грамота һәм “Байтик” сәламәтләндерү лагерена путевка белән бүләкләнде.

Укучылар яшҗләр политикасы һәм тР балалар хәрәкәтендз эшләүче белгечләрдән мастер-класслар алды, татарстан наследниклары оешмасы утырышында катнашып үзләренә бик күп кызыклы мәгүлүмат алып ял итеп кайтты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International