30 нчы мартта “Бердәм Россия” политик партиясенең координацион җыелышында депутатлар оешмаларының республика программаларын тормышка ашырудагы рольләре турында Югары Ослан фракциясе җитәкчесе Сергей Осянин чыгыш ясады. Районда 141 депутат: аларның”Бердәм Россия” партиясеннән – 84 е, партия яклылары – 43.
Еллык план буенча депутат оешмаларында ай саен җыелышлар үтә. Анда бигрәк тә район кешеләреннән килгән мөрәҗәгатьләргә игътибр күбрәк бирелә.
Карарлар кабул иткәндә күбрәк иҗтимагый – политик һәм экономик үсеш темаларына караганнарына партия позициясе корыла. Республика программалары үтәлешенә зур урын бирелә.
Шулай ук депутатлар авыл җирлекләрендә бра торган төзелеш объектларының барышын да контрольдә тоталар.
Чыгыш баруында презентация дә озатып барды.