Югары Осланның картлар һәм инвалидлар йортында Туган якны өйрәнү музееның хезмәткәрләре Кызыл Армиядә хезмәт иткән музейда сакланган Кленков Д.К. хатларын презентовать иттеләр.
Еллар үтә, ә геройлар батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге саклана. Сугышта булган коточкыч хәлләрне бик батыр һәм көчле, үз Ватанын һәм халкын яратучы кешеләр генә күтәрә алган.
Фронттан ул хатлар 1942 нче елның 9 нчы ноябреннән 1943 нче елның 15 нче январена кадәр килгәннәр.
Сугыш еллары музыкасы астында интернатта яшәүчеләр шул хатларны тыңлады. Аларның үзләре дә күбесе шул еллардан бит...