Дәүләт җир надзоры күршеләр белән дуслаштыра

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кыш озак китергә теләмәсә дә , яз үзенекен итә. Бу вакыт шәһәр кешеләре үзләренең бакчалары һәм башка җир кишәрлекләре турында кайгырта башлый. Тик һәрбер кеше дә тыныч кына үз бакасында үзе теләгән культураны үстерә алмый. Чөнки сезнең күршеләр законсыз гына сезнең өлешкә дә керә башлаган.

Шул сәбәпле сезгә Росреестр услугасына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәм ул сезнең жалобаларыгызга дәүләт надзорына таянып  турыдан-туры җавап бирә.

Моның өчен һәр райондагы җир надзоры идарәсенә , яисә Казан, Авангардная урамы, 74 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Тел. (843) 255-25-22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International