2 нче апрельдә Тинчурин исемендәге Казан дәүләт академия театры бинасында ел саен уза торган Россия һәм Белорусия бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр.
1996 нчы елның 2 нче апрелендә 2 дәүләтнең җитәкчеләре дуслык һәм туганлашлык турында килешүгә кул куйдылар.
Кичә РФ Президенты В.Путин шул бәйрәм белән Белорусия Президенты А.Лукашенконы котлады.
Бу очрашуда безнең районның Янка Купала музееннан да 20 активист катнашты.
Шул форумда районның Р.Абызова һәм Янтыкова Ф.Р. ТР хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бу бик яхшы күренеш – дәүләтләр арасындагы дуслык – безгә һәрвакыт көч биреп торачак.