МВД России «Верхнеуслонский» кисәтә:
- Әгәр сез күрмәгәндә мошенниклар әйберегезне урлый икән, аның эше 158 маддәсенең УК РФ «Урлау» – яшерен кеше әйберенә кул сузуга керә.
- Әгәр мошенник бөтен авырулардан терелтә торган дару, я булмаса арзан витамин таратып йөрсә, ул эш 159 маддәсенең УК РФ «Мошенничество» – башкаларны ялганлап кеше акчасын үзләштерүгә керә.
- Әгәр сезгә ювелир бизәнү әйберләре, йорт кирәк – яраклары алырга мөрәҗәгать итәләр икән, аларны алганчы белгән кешеләрдән сорашырга кирәк.
- Күз тию, бозу сораулары буенча беркайчан да риза булмагыз.
- Әгәр кунып чыгуны сорап мөрәҗәгать итсәләр, таныш булмаган кешеләргә ишекне беркайчан да ачмагыз!
- Телефон аша белмәгән кешегә үзегез турындагы мәгълүматларны бирмәгез!
- Телефон аша беркемгә дә банк картасы номерын бирмәгез!
- Үзегезнең паспорт белешмәләрен беркемгә дә бирмәгез1
Әгәр шикләнәсез икән һәрвакыт (843) 291-20-02 телефонына шалтыратыгыз һәм www.mvd.tatarstan.ru электрон адресына мөрәҗәгать итегез.