Авыл хуҗалыгы хәбәрләре

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге идарәсе район фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләрендә  март аенда җитештерелгән  сөт күләме турында документлар пакеты җыеп бетерде.

Аның күләме - 1380,568 мең кг.

Сатып алу бәясе төшкәнлектән,  республика хөкүмәте һәр килограмм сөткә субсидияләр бүлеп бирергә дигән карар кабул иткән.

Барлык документларны Министрлыкка тапшырганнан соң гына  1 кг сөткә субсидия размеры билгеләнәчәк. Ул субсидияләрне хуҗалыклар язгы чәчү эшләре башланганчы алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International