“Интегра Тур» проекты туризмны инвалидларга һәм картларга якынайтачак

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 17 кеше “Интегра Тур» проектында катнашучылар исемлегенә керде. Бу – сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен туризм мөмкинчелеге.

2 көн буе 3-4 нче апрель көннәрендә “Интеграция” региональ оешмасы тарафыннан Казан буенча түләүсез экскурсия оештырылды.  

Экскурсияне инвалидлар өчен махсус автобус белән «Интегра Тур» компаниясе оештырды. Алар «Туган авылым» комплексын, Ш. Марджани мәчетен, «Экият» курчак театрын, Казан Кремлен карап йөрделәр.

Экскурсия барысына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International