Бүген Югары Ослан халкын язгы табигать үзгәреше аркасында Гидротехник корылмаларның язгы ташуга хәзерлеге кызыксындыра.
Әйе, районның Гидротехник корылмалары язгы ташуга әзер! 5 нче апрельгә ГТС лар эрегән суларны сыйдырачак. Шулай ук сутоткарлаучы корылмаларга керү юллары да чистартылган.
Авыл җирлекләре башлыкларының бер-берсе белән мәгълүмат алышуы да оештырылган.
Барлык чаралар да контроль астында.