27 нче майда ТР муниципаль берәмлекләрендә депутатларны өстәмә сайлаулар оештырыла. Югары Осланда ул Килди авылында узачак.
Сайлау комиссиясенең яңа составын формалаштыру, сайлауларга хәзерләнү эшләренә багышланган видеосовещаниедә район башлыгы урынбасары С.Осянин, районның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе В.Постников һәм аның урынбасары И.Гыйләҗиев катнашты.