3-5 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә II Бөтенроссия татар авылларының һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте.
Әлеге җыенның максаты - табигый-географик, архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, өйрәнү һәм саклау, шулай ук Татарстанның һәм Идел-Урал, Себер, Кырым һәм башка Евразия территориясендә урнашкан татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, татар авылларының үсеш перспективаларын билгеләүдә, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, шулай ук барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү.
Бу җыенда катнашучылар арасында: Давлетшина Г.И. - Бцтендөнҗя татар конгрессы рәисе һәм туган җирне өйрәнү эше белән шөгылҗләнүче укытучылар Шәрәфиева Р.А. (Матюшино мәктәбе), Фәттахова Г.Х. (Вахит мәктәбе) бар иде.