Бу атнада Югары Ослан районының картлар һәм инвалидлар интернатында "Пасхага хәзерләнәбез" дигән остаханә эшләде.
Соөиаль ярдәмгә мохтаҗ интернатта яшәүчеләр хезмәт инструкторы Флера Мусина җитәкчелегендә чын могҗиза эченә чумды. Интернет челтәреннән сайлап алынган идеяләрне тормышка ашыру өчен нәрсә генә иҗат итмәде алар: пасхаль композицияләр, буялган күкәйләр өчен ваза һәм поднослар, панно, флористик букетлар, декупаж такталар... Аларны ясар өчен эшкә бар да: пластик контейнерлар да, шешәләр дә, корыган агач ботаклары да, ясалма чәчәкләр дә, кош каурыйлары да һәм йомырка кабыклары да китте.
Ә бу иҗат җимешләрен ясаучылар шулкадәр эшкә бирелеп һәм мавыгып киткәнен үзләре дә сизмәде. Алар барысы да эшләреннән кәнәгатҗ, кәефләре күтәренке иде! Картайган һәм сәламәтлеге какшаган кешегә тагын ни кирәк!
Атналык нәтиҗәләре күргәзмәгә күчте.