СССР да май бәйрәме белән котлап открытка язмаган бер генә кеше бармы икән? 1 нче май – илнең иң төп бәйрәме иде ул!
Хөрмәтле Югары Осланлылар! Туган якны өйрәнү музее 1 нче май белән котлап язган открыткаларны барлый һәм демонстрациядә төшкән фотоларны җыя. Алар вакытлыча музей күргәзмәсендә урын алачак һәм вакыт үтүгә хуҗаларына яңадан кайтарылачак.