Бүген, 9 нчы апрельдә, район башлыгы Югары Ослан Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары һәм район Советы Аппараты җитәкчеләре белән иртәнге киңәшмә уздырды.
Андагы сораулар арасында чүп – чарны җыю, балалар бакчалары өчен түләү, налог бурычлары, ял көннәрендә су килмәү очракларында коммуналь хуҗалык службаларының бердәмлеге, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең тормыш-көнкүреше, туристик инфраструктура кебек мәсьәләләр булды.