Анонс

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихка героик һәм трагик булып керкп калды. ТАССР ул елларда тыл регионы ролен башкарды. Монда хәрби хәрәкәтләр, сугыш маҗаралары бармады. Ләкин халык тарафыннан фронтка булышу дәрәҗәсе бик югары булды.

2017 нче елның 22 нче июнендә ТР да “Тарих истәлекләре” проекты кысаларында “Сугыш хатлары” интернет – проекты эшли башлады.

15 нче апрельдә Туган якны өйрәнү музеенда “Сугыш хатлары” дип аталган күчмә фотокүргәзмә ачылачак. Бу күргәзмә ТР ның бөтен районнарын йөреп чыгып, 9 нчы май Җиңү көнендә Казанга кайтачак.

Бу күргәзмә район музеенда 2 көн эшләячәк (16-17 апрель). Анда сез якташларыгызның сугыш еллары хатлары һәм фотолары белән таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International