Узган шимбәдә 8 нче Спартакиада кысаларында шашка һәм шахмат буенча район турниры булып узды. Аның максаты:
- массакүләм халыкны спортка тарту;
- халык арасында бу төр спортны популярлаштыру;
- катнашучыларның осталыгын үстерү;
- хезмәт коллективларын берләштерү.
Ярышта авыл җирлекләреннән 20 ләп кеше катнашты.
Шахмат буенча җиңүчеләр арасында:
- Яшьләр клубы командасы – 1 нче урын;
- Югары Ослан авыл җирлеге командасы – 2 нче урын;
- ПСЧ 112 командасы – 3 нче урын.
Шашка буенча:
- ГАУЗ «Верхнеуслонская ЦРБ» командасы – 1 нче урын;
- Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы – 2 нче урын;
- Печище авыл җирлеге командасы – 3 нче урын.