Безнең педагоглар Мәскәүдә Федерация Советында

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының фән, мәгариф һәм культура буенча комитетының парламент тыңлаулары уздырылды. Монда  авыл мәктәпләренең үсеше һәм киләчәге турында сүз барды. Бу бәйгегә  Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфеев дә чакырылды. Ул  “Россия авыл мәктәпләре системасында агромәктәп” дигән темага чыгыш ясады. Аның чыгышы видеоролик һәм презентация белән алып барылды.

Матюшино мәктәбенең агротехнологик профилле мәктәп буларак эш тәҗрибәсе Совет рәисе Драгунская Зинаида Фёдоровна тарафыннан югары бәяленде. Бу  бәйгедә Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова да катнашты. Людмила Владимир кызы һәм Илдус Әнвәр улы   авыл мәктәпләренең киләчәге ,   яңа проектлар турында   бай һәм файдалы информация алып кайттылар.
    
Чара ахырында парламент тыңлауларында катнашкан укытучыларга, мәктәп директорларына Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International