Иннополис шәһәрендә ICO Summit Kazan ачылды. Анда дөнья экспертлары бизнес һәм медицинада блокчейн һәм криптовалют кулланып булуы турында әңгәмә алып барачаклар.
Саммит программасын 3 як берләштерә – инвесторлар, эшмәкәрләр, консультантлар. Блокчейн технологиясе әле яңа. Ул берничә мәгълүматны бер үк вакытта берничә урында саклый ала. Икенче төрле әйткәндә, үтә-күренмәле.
R&D Америка компаниясе җитәкчесе доктор Рон Рыбицкий әйтүенчә, бу технологянең төрле өлкәләрдә шулай ук медицинада да кертеләчәген белдерде.
Ә алдан төрле белгечләр бу технологиянең норматив базасын булдыру өстендә эшлиләр.
Форум кысаларында бу технологиянең үсеше өчен 10 мең долларга исәпләнгән приз уйнала.
Бу халыкара саммитны Татарстан хөкүмәте Amtec Kazan югары медицина технологияләре үзәге белән берлектә оештырган.