“Куркынычсыз көпчәк – 2018”

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Кичә Югары Ослан урта мәктәбендә яшь инспекторларның “Куркынычсыз көпчәк – 2018” конкурсының муниөипаль этабы булып узды. Анда Макыл, Куралово Югары Ослан, Татар Борнашы, Шеланга мәктәпләренең ЮИД отрядлары катнашты. Алар иҗади конкурста, фигуралы хәрәкәт итүдә, юл йөрү кагыдәләрен белүдә һәм беренче ярдәм күрсәтү конкурсларында катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләренә караганда:

-1 нче урын – Югары Ослан мәктәбе;

-2 нче урын – Макыл мәктәбе;

-3 нче урын – Татар Борнашы мәктәбе яулады.

Куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге тарафыннан җиңүчеләр велосипедлар белән бүләкләнделәр. Алга таба – республика этабы. Уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International