5-7 нче апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә 24 яшькә кадәр булган юниорлар арасында авыр атлетика ярышлары булып узды. Анда Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама спортсменнары катнашты. ДЮСШ тренеры Ришат Мансуров укучылары бу юлы да бөтен республиканы таң калдырды.
- Голубина Алеся - 1 нче урын
- Потапов Максим – 2 нче.
- Андреева Мария – 2 нче
- Голубина Анастасия – 4 нче урынга чыкты.
Бигрәк тә 15 яшьлек Потапов Максим уңышлары куандыра. 1л 190 кг. авырлыкны күтәреп, зурлар белән ярышты. Молодец, Максим!