10 нчы апрельдә Тәтешнең 1 нче мәктәбендә Камай укулары узды.
Анда безнең районнан Печище мәктәбенең Ахметзянова Камила һәм Васильева Вероника укучылары катнашты. Камила үз авылының тарихы турында, ә Вероника “Точные науки” секциясендә тегермән миченең биеклеге размеры турында кызыклы математик проект яклады.
Аларны бу эшкә математика укытучысы Фокеева Е.с. әзерләде. Кызлар икесе дә призлы урыннар алып кайтты.