Авыл хуҗалыгында язгы чәчү эшләре торышы

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы чәчү эшләренә хәзерлеген  тикшерү комиссиясе эшләде. Монда үсемле белән шөгыльләнүче һәр предприятие һәм фермер хуҗалыгы тулысынча каралды.

Машина – трактор паркларында хәзерлек төрлечә. ООО " Агрофирма Заря" һәм филиал N 4 ООО "Агрофирма Нармонка", Прокопьев А. И., Сорокина  В. Н.  һәм Лазарев Н.П. крестьян - фермер хуҗалыклары югары күләмдә эшне башкарган. Бу хуҗалыкларда инде чәчү орлыкларыхәзерли башлаганнар.

АО " Востокзернопродукт" филиалында әле эшләр артта. 38 тракторның тик 15 е генә эшкә әзер, 12 тракторга механизаторлар җитешми.

Очрашуда иң төп сорау булып куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау  торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International