12 нче апрельдә Казанда республика стоматологлары утырышы булып узды. Анда 2017 нче елда стоматология өлкәсендәге уңышлар, 2018 нче елга планнар каралды.
Утырышны Наилә Шәймиева ачты.
Безнең район баш врачы урынбасары А.Ключников районда узган “Сәламәт елмаю” проекты белән уртаклашты. Утырыштагылар бу эшне районнарда гына түгел, ә Казан больницаларында да таратырга карар кабул иттеләр.