Менә ул 30 нчы еллар буыны! Аларга хәзер 80 яшьтән артык. Алар еламый, зарланмый, хөкүмәтне әрләми. Алар гади генә яши һәм һәр иттәгә шат. Кичкә чыккач ятар алдыннан якты кояш, чиста су, табигать бүләк иткән яз өчен аллага рәхмәтләрен укый. Никитина Антонина Павловна өчен бу инде 90 нчы яз!
- Мин инде 50 еллап шифаханәдә дә булганым юк. Минем бер җирем дә авыртмый. Менә тиздән бакчага чыгармын, анда эшләп үземә көч җыярмын. Минем әле үләсем килми. 100 гә кадәр яшисем килә, - ди юбиляр.
Ул район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегенәге кунакларга бик куанды РФ Президентының котлау открыткасын тыңлаганда башын чайкап, андагы сүзләр белән килешкәнлеген белдереп торды.
Озак еллар район өчен хезмәт иткән бу ханыма бу көнне бик күп җылы сүзләр яуды.