9-14 нче апрель көннәрендә, Россиянең финанс министрлыгы проекты кысаларында халыкның финанс грамотсызлыгын үстерү йөзеннән район мәктәпләрендә Бөтенроссия Финанс грамотсызлыгы атналыгы узды. Бу чара укучыларны финанс белеменә тарту, шәхси куркынычсызлыкка өндәү, финанс услугаларыннан дөрес куллану максаты белән уздырыла.
Атналык кысаларында гимназиядә ПАО «АК БАРС» БАНК җитәкчесе Климина М.В, белән кызыклы очрашу булды. Ул укучыларны банкның финанс эшчәнлеге белән таныштырды, аның услугалары, карта төрләре, куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләде.
Күп мәктәпләрдә онлайн дәресләр узды.