Быел “Истәлек маршы” ның 6 нчысы булып узды.
Ул Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. Бу юлы Казан һәм Югары Ослан эзләнүчеләре Татар Борнашын сайлап алды. Традиция буенча беренче һәйкәлгә чәчәкләр кую, 1 минутлык тын алу, сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алу...
Борнаш территориясе ул вакытта 12 авылны һәм 4 авыл советын эченә алган. Сугышка авылдан 600 дән артык кеше киткән. Хәзерге көнгә кадәр хәбәрсез югалган солдатларның исемнәре билгеле.
Бу юлы да укучылар республиканың Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепановның чыгышын бик зур игътибар белән тыңладылар.
Тарих укытучысы Ирина Дадыкина җитәкчелегендәге музей, тәмле төшке аш, дусларча әңгәмә балалар күңелендә бик озакка якты маяк булып калыр.