“Казан” милли сәнгать үзәгенең концертлар залында Югары Ослан районының малайлар капелласы җитәкчесе Ульянов Владимир Павловичны 50 яшьлек лаеклы хезмәте өчен котлау тантанасы булып узды. 50 ел эчендә аның хоры аркылы 1000 нән артык малай узган. Безнең районда да инде ул 17 ел гомерен малайлар хоры белән бәйләгән педагог. Аның укучылары күп кенә бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Район исеменнән аны бу көнне район башлыгы урынбасары Сергей Осянин котлады.
Барыбыз да бу котлауларга кушылабыз!