Җирле үзидарә Көне алдыннан “Ослан яшьләре” хәрәкәте активистлары “Җитәкче белән бер көн” акциясе үткәрделәр.
17 нче апрельдә Октябрьский мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Умед Саидов 1 көнгә район башлыгыны ярдәмчесе ролен башкарды.
Аның эш көне 6.45 сәгатьтә район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре белән аппарат утырышыннан башланды.
Аннан соң гражданнарны кабул итү башланды.
Аннан соң ул башка иптәшләре белән үзенең көне турында әңгәмә корды.