Авыл хуюалыгы хәбәрләре

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Республика җитәкчеләре сөт сатып алу бәяләрен гел контрольдә тота. Аңа да карамастан бәяләрнең стабильлегенә ирешеп булмый. Шуның өчен республика хөкүмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләренә федераль үзәктән һәм республика бюджетыннан ярдәм итү турында карар кабул итте.

Язгы чәчәгә кадәр бөтен хуҗалыклар сатылган сөт өчен субсидияләр алды. Алар белән бергә Югары Ослан районының  предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары да яхшы гына ярдәм алды.

Кергән акчаның күләме – январь -март айлары өчен 22 733 646 сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International