Район мәгарифенең “Җитәкче белән 1 көн”
проекты кысаларында Яр Морквашы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Яна Кузнецова район башлыгы урынбасары С.Осянин белән эш көнен уздырды.
6.45 сәгатьтән башлап иртәнге утырышларда катнашты, 2 нче май бәйрәменә хәзерлек турында, суүткәргечләргә ремонт турында, ЛПХ буенча сөт сатып алу турында, экологик субботниклар үткәрү турында мәгълүматларны тыңлады.