Е.А.Боратынский исемендәге конференция

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

17 нче апрельдә Биектау районының Учхоз мәктәбендә Боратынский исемендәге 2 нче әдәби-тарихи конференция булып узды. Аны “Яратырга өйрәнегез!” дип атадылар. Секөцяләр эшендә республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтә алды.

Безнең районнан анда Яр Морквашы, Коргуза, Макыл, Татар Борнашы мәктәпләре укучылары актив катнашты.

Жюри алдында романс, шигырь уку, рәссам, туган якны өйрәнүчеләр үз осталыгын күрсәтеп,  төрле урыннар яуладылар: Артем Тюрин һәм Ильдар Хәйретдинов (җит. Григорьева Г.А.) - 3 нче дәрәҗә диплом,  Илһам Исмәгыйлов (җит.  Исмәгыйлова В.Г.), 2 нче дәрәҗә диплом -  Динә Мөхетдинова (җит. Захарова Ф.Б.), 1 нче дәрәҗә диплом -  – Асалия Захарова (җит. Гиниятова Н.А.) : Яр Морквашы мәктәбе укучылары; 2 нче дәрәҗә диплом белән Татар Борнашыннан  Бурукина А.( җит. Дадыкина И.Н.) бүләкләнде. Калган укучылар Сертификаты алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International