Утырышта район башлыгы Марат Зиатдинов, «Татагролизинг- Агро» фирмасы директоры Илһам Валеев, РТ авыл хуҗалыгы Министрлыгы бүлеге башлыгы Гелюс Баязитов, Югары Ослан авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәшит Гобәйдуллин, Ростехнадзор башлыгы Дмитрий Сибгатуллин, агрофирма җитәкчеләре һәм катнашты.
Утырыш Коргуза авылындагы ООО “Нармонка” трактор паркында узды. Җитәкчеләр районның язгы чәчү эшләренә яхшы хәзерләнүен белдерде.барлык хуҗалыклар техосмотр өчен түләгән, механизаторларга удостоверениеләр тараткан.
Трактор паркын һәм прицеп техникасын югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы хәзерлеген демонстрацияләүчеләр арасында: агрофирма «Заря» һәм агрофирма «Нармонка» ның 4 нче филиалы, Прокопьевой А.И., Сорокиной В.Н. и Лазарева Н.П. крестьян-фермер хуҗалыклары.
Район башлыгы Марат Зиатдинов кунакларга район эшчәнлегенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтен белдерде. Үзенең аерым хуҗалыкларга булган мөнәсәбәтен әйтте. Алга таба язгы чәчүне югалтуларсыз сыйфатлы итеп башкарачакларына ышаныч белдерде.