17 нче апрельдә үзидарә көнендә Югары Ослан районында “Әгәр мин булсам...” акциясе булып узды.
бу көнне районның “Ослан яшьләре” оешмасы активистлары үзләрен район җитәкчесе итеп татап карады. Алар:
- Район башлыгы;
- Шеланга, Печище авыл җирлекләре башлыклары;
- Иннополис шәһәре мэры;
- Район башлыгы урынбасары;
- Башкарма комитет җитәкчесе;
- Мәгариф бүлеге башлыгы;
- Район газетасының баш редакторы;
- “Чемпион” спорт клубы директоры;
- ГИБДД МО МВД башлыгы;
- «ОАО Сетевая компания Верхнеуслонский РЭС» башлыгы ролен башкардылар.
Алар җитәкчеләрнең эш фронты, эшчәнлек төрләре белән танышты. Соңыннан алган тәэсирләре турында түгәрәк өстәл үткәрделәр.