21 нче апрельдә, шимбә көнне, Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул Ямашев урамындагы “Бәхетле” кибете янында оештырылды.
Анда даими сата торган предприятиеләр тагын үз товарларын җәелдерде: Агрофирма "Верхний Услон"(Макыл сөт заводы) – пакетланган сөт, май; фермерлар: Роберт Сибгатов һәм Ильшат Садриев – сарык һәм сыер ите белән сату итте. Үз товарларын Александр Иванов һәм Николай Орлов алып килгән иде.
Белешмәләр өчен телефон: 2-14-26.