24 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов граңданнарны авыл җирлеге бинасында кабул итте. Аның белән бергә граңданнарның мөрәҗәгатен иҗтимагый Совет члены Г.Дәүләтшина һәм депутат Р..К.Гәйнетдинов тыңлады.
Очрашуга 6 кеше җир бүлеп бирү, урам этләрен ату, язгы агач утырту акөиясе, язгы ташу суларын киртәләү сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.