Районда бара торган санитар – экологик 2 айлык кысаларында “Каенкай” балалар бакчасында «Сыерчык оялары” акциясе уздырылды.
Бу акциянең мәгънәсе нәрсәдә соң? Җылы яктан кайткан кошларга яхшы шартлар тудыру өчен балалар ата-аналары белән янып-көеп оялар ясыйлар, аларда кошлар бала чыгара, боларны күреп бала сөенә һәм яшәүнең мәгънәсен аңлый башлый.
Экологик сукмак картасында яңа тукталыш – “Сыерчык оялары” тукталышы барлыкка килә.