Бүген Туган якны өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе кысаларында Балалар бакчалары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче” конкурсы булып узды.
Шигырьләр рус һәм татар телендә яңгырады.
Җиңүчеләр арасында: «Радуга» дан - Арина Чурбанова, Карина Нефедова, Егор Крапивин һәм Самир Кадыров, Салават Заляев һәм Риана Колезнева - «Солнышка» дан, Анастасия Сакина, Кирил Маслов, Лидия Алексеева һәм Язиля Хайрутдинова - «Березки»
дан.
Калганнар рәхмәт хатлары һәм призлар белән бүләкләнде.