24 нче апрельдә ТР ның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашында районның балигъ булмаган балалар комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Аның эшендә Югары Ослан районы прокуроры В.Егоров , авыл җирлекләре башлыклары, педагог-психологлар, мәктәп директорлары да катнашты.
Көн тәртибендә 3 сорау каралды:
1. 2017 нче ел, 2018 нче елның 1 нче кварталында социаль авыр хәлдә калган гаиләләр белән профилактика субъектларының эше;
2. Югары Ослан районында инклюзив мәгарифне үстерү, ОВЗ балалар белән эш;
3. Опекун гаиләләрдә яшәүче балаларның хокукларын яклау.
Һәр сорау буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.