Районның Туган якны өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе кысаларында татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган чара үтте.
Анда Югары Ослан урта мәктәбе укучылары кунак булды.
Музей хезмәткәрләре укучыларга татар композиторының Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында узган тормышы турында сөйләделәр.
Ахырдан музей экспонатлары белән таныштылар.