26 нчы апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына ТР Президентының котлау открыткасын һәс бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков делегациясе тапшырды.
Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.
2 нче майда якташыбыз генерал Кисляков истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына һәм 9 нчы майда - митингка чакырып калабыз.