Бердәмлеккә юллар

2018 елның 27 апреле, җомга

Иннополис мәктәбе – тулы көн мәктәбе. Укыту программасыннан тыш монда укучылар иҗади юнәлештә үстерелә, дисциплиналарны тирәнтен өйрәнәләр. Монда укучының шәхси үсеш траекториясен билгелиләр.

 Монда рус теле һәм инглиз теле укытучыларының “ ФИЛОЛОГИК ФӘННӘРНЕ ӨЙРӘНГӘНДӘ ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ” ДИГӘН ТЕМАГА бердәм семинары булып узды. Бу мәктәптә бара торган социаль – гуманитар фәннәр атналыгына туры килде.

ИННОВАЦИЯЛӘР ҮЗЛӘРЕ ТУМЫЙ, АЛАР ОЗАК ЭЗЛӘНҮ НӘТИҖӘСЕНДӘ ГЕНӘ КИЛЕП ЧЫГА.

Шуңа күрә бу мәктәп укытучылары ел саен “Иң яхшы укытучы” конкурсында җиңеп чыга.

Ачык дәресләр бирүчеләр арасында : Сагитова А.Ф.,  Кокутина Н.Ю., Гришкова Л.В.,  Лысова Н.А. бар иде.

Ә мастер – классларда  Зайцева М.А (информатика), Савиных И.С.(музыка), Котниковой К.В.(рус теле һәм әдәбияты), Маркина Н.А.(ИЗО) катнашты.

Монда кунак булган укытучылар бу дуслыкны ныгыту ягында һәм бер-берсенең тәҗрибәсен укыту процессында кулланырга сүз бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International