Районда Тукай бәйрәме

2018 елның 27 апреле, җомга

26 нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә, районкүләм зур бәйрәм булып узды. Яңа сәнгать мәктәбе бинасында иң яхшы Тукай шигырен сөйләп, мәктәпләрендә җиңгән 91 укчы шигырь конкурсында катнашты.

Укучыларны бу бәйрәм белән район мәгариф бүлеге башлыгы Л.В.Абрамова котлады. Бәйрәмне мәгариф бүлеге методисты Гөлгенә Дәүләтшина алып барды. Бу чара зур бәйрәмгә әверелде. Монда җырлар да, әкиятләрне сәхнәләштерү дә кушылды.

Нәтиҗәләр соңыннанрак билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International