Югары Ослан халкы су, чүп-чарны чыгару хезмәте өчен счет фактураларны әллә күрми, әллә күрмәмешкә салына.
27 нче апрельдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов нәкъ менә шул проблемаларны чишәр өчен “Управдом” багшлыгын һәм берничә авыл җирлеге башлыгын үзенә чакырды. Анда сүз озак вакытлар сәбәпсез түләмәүчеләрнең су кулланышын киметү һәм штрафлар салу турында барды.