Эшлекле утырыш

2018 елның 28 апреле, шимбә

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район авыл хуҗалыгы  предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләре белән язгы чәчү темасына утырыш үткәрде.

Райондагы эшнең торышы белән авыл хуңалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Рәшит Гобәйдуллин таныштырды. Аның әйтүенчә АО " Востокзернопродукт" предприятиесендә авиация тарафыннан, ә"Агрофирма Нармонка" филиалында сиптерү җайланмасы белән уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Гомуми мәйдан 45,5 гектар тәшкил итә. Әмма  эшне алып барырга яңгырлар бик нык тоткарлый.
Айонда көн саен ашламалар кертү, орлыкларны эшкәртү, калган техниканы аякка бастыру эшләре алып барыла.
Район башлыгы һәрберсен намуслы хезмәткә өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International