Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Чорлар алышына, яңа буыннар туа, ләкин 1 нче май бәйрәме ел саен безнең йортларга үтеп кереп, яз җылысы, яңарыш, яшәүгә дәрт алып килә.
Бүгенге бәйрәм – хезмәт ияләренең дуслыгын, бердәмлеген, туганлыгын ныгытучы бәйрәм. Безнең хезмәткә булган омтылышыбыз, матур тормышка ышанычыбыз бу көннәрдә тагын да ныграк арта.
Барыбызга да исәнлек-саулык, уңышлар, якты өметләр һәм бәхет теләп калам!
Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов