12 кешедән торган эзләүчеләр отрядының 10 сы Норлат районының “Легенда” отряды. Районнан Р.Троицкая һәм Афган сугышы ветераны Ринат Хәбибуллин да аларга кушылды.
Лагерьда 150 кеше. 30 лап палатка. Россиянең барлык почмакларыннан эзләнүчеләр отрядлары: Саха-Якутия, Санкт- Петербург, Астрахань, Бурятия, Башкирия, Красноярск, Оренбург, Екатеринбург, Заинск, Альметьевск...
Быел анда 120 нче стрелковая дивизия истәлегенә куелган һәйкәл янында агачлар утыртып, биргән сүзне үтәдек. Быел 2018 нче ел истәлек вахтасы шулай башланып китте..