Безнең Макыл авылы кызы Анастасия Макарова Дөньякүләм бәллүр корона ияенә әверелде. Бу җиңүе белән ул Камбоджада үтәчәк конкурста катнашачак.
23-27 нче апрель көннәрендә Сочида узган бу конкурста ул 23 Россия кызы арасында җиңеп чыкты. Аңа хәзер 21 яшь. Ул - Казан консерваториясе студенты, читтән торып КХТИ да укый. Быел ул матурлык принцессасы. Уңышлар телик якташыбызга!