28 март көнне Казан шәһәренең МБГББУ “Гимназия №7”дә укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге Республика ФГК узды. Бу чара язучының 190-еллыгына багышланган иде. Республика конференциясендә катнашучыларның эшләре 12 секциягә бүленеп каралды.
Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гаделшина Зәринә конференциядә “Әдәбиятның бөек иҗатчысы” шигырьләр җыентыгы белән катнашты һәм 3 дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Зәринәне һәм аның укытучысы Саматова Д.В. җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.