“Биектау” спорт комплексында узган “Көчле Россия” турнирында Казанның көрәшчеләр клубы составында безнең район каратистлары да көч сынашты.
Татарстанга бу көнне 600 спортсмен җыелды. Иван Платцев җитәкчелегендәге команда үзен бик лаеклы тотты. Иң югары пҗедисталга Никита Платцев, Кирилл Сапунов, Олег Козлов менде. 2 нче урынга Ярослав Тарасов, Кирилл Петров, Вадим Гусаковский һәм Рияз Авхадиев чыкты. 3 нче урынны Лилиана Хамидуллина, Владилена Долгушева, Адель Сагдеев яулады.